news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» яшьләр командасы уенчысы Россия җыелмасына кертелде

Гадел Сафин яшүсмерләр арасында Олимпия уеннарында катнаша.

«Ак Барс» яшьләр командасы уенчысы Россия җыелмасына кертелде
архив

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). «Ак Барс» яшьләр командасы уенчысы Гадел Сафин хоккей буенча Россия җыелма командасы составына керде. Ул яшүсмерләр арасында Олимпия уеннарында катнашачак. Бу хакта Россия Хоккей федерациясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

18 гыйнварда старт алачак төркем этабында россиялеләр Канада, АКШ, Финляндия, Дания һәм Швейцария яшьләр җыелма командалары белән очраша. Беренче матчны команда Канададан килгән яшьтәшләренә каршы уздыра.

Хәзер Россия җыелма командасы Мәскәү өлкәсендә Новогорскида укыту-күнекмә җыены уза, ул 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot