news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” янәдән “Динамо” клублары белән очрашулар сериясен башлый

Беренче очрашу, бүген, Мәскәү “Динамо”сы белән узачак

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Ак Барс” янәдән “Динамо” клублары белән очрашулар сериясен башлап җибәрә. Уеннар бу юлы чит мәйданда узачак. Бүген якташларыбызны Мәскәү “Динамо”сы кабул итә.

Принципиаль көндәшләр моннан бер айлар элек Казан бозында очрашкан иде инде. Ул вакытта җиңүчене ачыклау өчен өстәмә вакыт кирәк булды. Овертаймда Зиннәтулла Биләлетдинов дружинасы 2:1 исәбенә җиңүгә ирешкән иде. Очрашулар тарихына килгәндә, бу командалар арасында уен һәрвакыт зур киеренкелек белән һәм мавыктыргыч уза. Ил чемпионатында “Ак Барс” белән “Динамо”ның 74 тапкыр очрашуы мәгълүм. Нәтиҗә әлегә безнең файдага түгел. Казан хоккейчылары 31 уенда җиңеп, 36 очрашуда җиңелү ачысын татыган,7 уен уртак нәтиҗәгә тәмамланган.

Бүгенге уенга составында Диниэль Пихачек (Алмания), Алексей Раводин, Дмитрий Сивов, Сергей Шелянин (Мәскәү) булган хөкемдарлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Спорт сөючеләр Мәскәү бозында узачак бу уенны ТНВ һәм “Спорт” каналлары аша турыдан-туры күзәтә алачак.

9 декабрьдә исә “барс”ларны Рига “Динамо”сы, ә 11 ендә Минск “Динамо”сы кабул итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100