“Ак Барс” яңа сезонны җиңүдән башлады
Яңа сезонда казанлылар “Автомобилист” командасын 3:2 исәп белән җиңде
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Семин). Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының җиденче яңа сезонын җиңүдән башлады. Кичә “Татнефть-арена”да Зиннәтулла Билалетдинов командасы Екатеринбургның “Автомобилист” командасын 3:2 исәбе белән җиңде.
“Ак Барс” киләсе матчны тагын бер көннән “Атлант” командасы белән үткәрә.
«Ак Барс» - «Автомобилист» (Екатеринбург) - 3:2 (0:0, 3:1, 0:1).