news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» яңа елда беренче матчын үткәрә

"Лада" Югары хоккей лигасында дүрт сезон үткәргәннән соң, Континенталь хоккей лигасына әйләнеп кайтты

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы 205 елның беренче матчын уздыра.

"Барслар"ның көндәше - Тольяттиның "Лада" клубы. "Татнефть-арена" боз сараенда узачак очрашу 17 сәгатьтә башлана. "Ак Барс" - "Лада" матчына Владимир Букин, Александр Дреев, Иван Назаров, Иван Фатеевлардан торган судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

"Лада" Югары хоккей лигасында дүрт сезон үткәргәннән соң, Континенталь хоккей лигасына әйләнеп кайтты. 

Ике сезон арасында "Лада"ның яңа тренерлар штабы пәйда булды, аңа Сергей Светлов, Андрей Пятанов (соңгы вакытта «Адмирал» тренеры булган иде), Илнур Гизатуллин («Ариада») керде.

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 100 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 43 җиңү, 43 җиңелү бар, 14 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 323-334).  Соңгы тапкыр "Ак Барс" һәм "Лада" 9 октябрьдә Тольяттида очрашкан. 3:2 исәбе белән (Бурмистров-2, Песонен; Мастрюков, Романов) казанлылар җиңү яулаган, дип хәбәр итә "Ак Барс"ның матбугат хезмәте.          

news_right_1
news_right_2
news_bot