news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчысы Артём Галимов хет-трик ясап командага җиңү китерде

«Ак Барс» хоккейчысы Артём Галимов хет-трик ясап командага җиңү китерде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәрендә «Сибирь» командасын җиңде.

Беренче периодның унберенче минутынд «Сибирь» уенчысы Владимир Бутузов исәпне ачты (1:0). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Егор Коршков гол кертте (1:1). Унҗиденче минутта Артём Галимов та алканы күпчелектә уйнаганда кертте (1:2).

Икенче периодның унынчы минутында Эрик О’Делл «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (1:3). Унсигезенче минутта Новосибирск командасы уенчысы Энди Андреофф гол кертте (2:3).

Өченче периодның беренче минутында Артём Галимов дубль ясады (2:4). Бераздан «Ак Барс»ка азчылыкта уйнарга туры килде һәм Энди Андреофф та икенче алкасын кертеп дубль ясады (3:4). Сигезенче минутта, Казан командасы азчылыкта уйнаса да, «Ак Барс» уенчылары гол кертә алды, гол авторы – Артём Галимов, ул өченче алкасы белән хет-трик ясады (3:5). Период ахырында Александр Барабанов алканы «Сибирь» командасының буш капкасына кертте (3:6).

Командалар составы:

«Сибирь»

  • Красоткин (Костин);
  • Бек – Андреофф – Лайпсик, Мёрфи – Аланов;
  • Бутузов – Рассказов – Карпов, Морозов – Мартынов;
  • Белоусов – Пьянов – Гоголев, Рукавишников – Жуков;
  • Сушко – Яковлев – Широков, Лукин – Першаков.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Миллер;
  • Кошелев – Семёнов – Яшкин, Князев – Марченко;
  • Пустоёров – О’Делл – Коршков, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы 5 март көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100