news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары Ярославльдә җиңелде, киләсе уен Түбән Камада булачак

«Ак Барс» хоккейчылары Ярославльдә җиңелде, киләсе уен Түбән Камада булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Локомотив» командасына оттырды. Уен Ярославльдә узды.

Беренче периодның тугызынчы минутында «Локомотив» сакчысы Даниил Мисюль исәпне ачты (1:0). Уналтынчы минутта Григорий Денисенко алканы Ярославль командасы капкасына кертте, башта гол видеокабатлаудан соң исәпкә алынды. Аннары көндәш команда тренерлары хөкемдарлардан яңадан видеокабатлау карауны сорады, капкачыга комачау ителде дип хәбәр итте, нәтиҗәдә, гол кагыйдә буенча кермәгәне ачыкланды.

Икенче периодның алтынчы минутында Александр Радулов «Локомотив»ны тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда сакчысы Никита Лямкин гол кертте (2:1).

Өченче периодның унҗиденче минутында «Локомотив» һөҗүмчесе Денис Алексеев гол кертте (3:1).

Командалар составы:

«Локомотив»

  • Исаев (Мельничук);
  • Каюмов – Шалунов – Березкин, Береглазов – Елесин;
  • Радулов – Иванов – Сурин, Гернат – Черепанов;
  • Кирьянов – Фрэз – Никулин, Рафиков – Мисюль;
  • Алексеев – Красковский – Полунин (Кузин), Ульев.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
  • Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
  • Пустозёров – Сафонов – Галимов, Лучевников – Фальковский;
  • Дыняк – Фисенко – Бровкин (Җамалтдинов).

10 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары көч сынашачак. Матч Түбән Камада 19:30 башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot