news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонда беренче тапкыр җиңелде

«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонда беренче тапкыр җиңелде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары 1:3 исәбенә «Сочи» командасына оттырды.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бу сезонда «Ак Барс» ике уенда җиңгән иде, бүген беренче тапкыр җиңелде.

Боз сараенда тамашачылар арасында электроколяскаларда футбол уйнаучы «Донские ястребы» командасы футболчылары да бар иде. 7-11 сентябрь Казанда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Стальная воля» турниры үтәчәк. Команда Казанга әлеге турнирда катнашырга килгән.

Беренче период. Бишенче минутта, «Сочи» азчылыкта уйнаса да, команда алканы «Ак Барс» капкасына кертеп куйды. Исәпне ачучы - Илдар Шиксатдаров (0:1).

Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелеге вакытында Вадим Шипачёв исәпне тигезләштерә алды (1:1). Алтынчы минутта «Сочи» һөҗүмчесе, Казан хоккей мәктәбе шәкерте Тимур Хафизов гол кертте (1:2).

Өченче период. Алтынчы минутта, «Сочи» уенчысы Борна Рендулич, штрафчылар эскәмиясеннән чыгуга, алканы кәшәкәсе белән тотып алды да, капкага таба берүзе йөгерде һәм гол кертте (1:3). «Ак Барс»ның көндәш команда капкасына таба һөҗүмнәре күбрәк булса да, җиңүне «Сочи» яулады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Петров – Сафонов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Свечников, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Евсеев.

«Сочи»

  • Бердин (Третьяк);
  • Рендулич – Криштоф − Петьков, Грэм – Галенюк;
  • Тянулин − Гәрәев − Николаев, Корягин – Крощинский;
  • Завгородний – Сәгадеев – Попов, Манухов – Аляев;
  • Феоктистов − Хафизов – Шиксатдаров (Волосков), Ибраһимов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» - «Куньлунь Ред Стар» матчы 8 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100