news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары, Владивостокта җиңеп, плей-оффның өченче этабына үтте

«Ак Барс» хоккейчылары, Владивостокта җиңеп, плей-оффның өченче этабына үтте
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Адмирал»ны 1:3 исәбенә отты һәм плей-оффның өченче этабына үтте. Казан командасы Гагарин кубогы өчен көрәшне дәвам итә.

Уен Владивостокның «Фетисов Арена» боз сараенда узды.

  • Казанның «Ак Барс» командасы Владивостокның «Адмирал»ы белән плей-оффның икенче этабында дүрт җиңүгә кадәр көрәште. «Адмирал» ике уенда җиңгән иде. «Ак Барс» бүген дүртенче уенда җиңде. Моңа хәтле беренче этапта «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчыларын, ә «Адмирал» Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп алга үткән иде.

Беренче период. Өченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (0:1). Сигезенче минутта Никита Дыняк «Адмирал» капкасына тагын бер гол кертте (0:2).

Икенче период. Өченче минутта Никита Дыняк, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:3). Алтынчы минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Николай Чебыкин гол кертте (1:3).

Өченче период голларсыз үтте. 

Командалар составы:

«Адмирал»

  • Серебряков (Хомченко);
  • Емец – Криштоф – Червены, Шулак – Уильямс;
  • Горшков – Берлёв – Чебыкин, Паутов – Лисовец;
  • Фәйзуллин – Грачёв – Гәрәев, Метальников – Орехов;
  • Гутик – Шэн – Шевченко (Корбит).

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Лучевников;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Токранов – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

Алга таба «Ак Барс» Омск шәһәренең «Авангард» командасына каршы уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100