news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары үз капкаларына гол кертсә дә, бүгенге уенда җиңеп чыкты

Казан командасы капкасын Әмир Мифтахов саклады.

«Ак Барс» хоккейчылары үз капкаларына гол кертсә дә, бүгенге уенда җиңеп чыкты

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын җиңде. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды һәм 2:1 исәбенә тәмамланды.

Әлеге уенда «Ак Барс» капкасын бу сезонда беренче тапкыр Әмир Мифтахов саклады, ул «Торпедо» уенчылары бәргән алкаларны үткәрмәде. Моңа кадәр булган уеннарда бозга төп сакчы буларак Тимур Билалов чыга иде.

Беренче периодның унтугызынчы минутында «Ак Барс» капкасына үз командасы уенчысы кәшәкәсеннән алка керде (0:1).

Икенче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче периодның тугызынчы минутында «Ак Барс» хоккейчысы Вадим Шипачёв командасын алга чыгарды (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Хафизуллин – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Юдин – Адамчук;
  • Дыняк – Сафонов – Воронков, Хенкель – Чудинов;
  • Панюков – Галимов – Глухов, Евсеев.

«Торпедо»

  • Тихомиров (Кульбаков);
  • Агостино – Кручинин – Воронин, Орлов – Федотов;
  • Венгрыжановский – Ларионов – Ян, Сизов – Конюшков;
  • Сато – Виноградов – Ураков, Мишарин – Марин;
  • Атанасов – Белевич – Шавин (Веряев), Бокун.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» 16 сентябрь көнне Минск шәһәренең «Динамо» командасын кабул итәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100