Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары үз бозларында беренче җиңүне яулады
Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командалары көч сынашты. Уен Казанда узды һәм «Ак Барс» файдасына тәмамланды.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче периодның унберенче минутында исәп ачылды, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов гол кертте (1:0). Илья Сафонов бу периодта көндәш команда уенчысы белән сугышып та өлгерде Унбишенче минутта Кирилл Семёнов Уфа командасы капкасына икенче алканы кертте (2:0).
Өченче периодның уникенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский гол кертте (3:0). Период ахырында «Ак Барс» кагыйдә бозды һәм азчылыкта уйнарга калды, шул вакытта Владислав Ефремов алканы Казан командасы капкасына кертте (3:1).
Бу җиңү «Ак Барс» өчен яңа сезонның беренче өйдәге җиңүе булды, моңа хәтле Казан командасы үз бозында «Автомобилист», «Металлург» һәм «Нефтехимик» командаларына җиңелгән иде.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Барабанов – Семёнов – Алистров, Лямкин – Марченко;
- Денисенко – Биро – Яшкин, Карпухин – Миллер;
- Пустозёров – Сафонов – Галимов, Фальковский – Яруллин;
- Бровикн – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).
«Салават Юлаев»
- Самонов (Вязовой);
- Ян – Хмелевский – Алалыкин, Зоркин – Цулыгин;
- Кузнецов – Кузьмин – Родуолд, Комаров – Панин;
- Федотов – Хохряков – Чёрный, Газимов – Щербаков;
- Корбит – Ефремов – Горшков (Нәбиев), Агафонов.
21 сентябрьдә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итәчәк. Уен 16:30 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз