news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары Уфадан җиңеп кайта

«Ак Барс» хоккейчылары Уфадан җиңеп кайта
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Уен Уфада узды.

Беренче периодның унберенче минутында «Ак Барс» сакчысы Степан Фальковский исәпне ачты (0:1).

Икенче периодта да алка «Салават Юлаев» капкасына керде, ләкин аны, кагыйдә буенча кертелмәү сәбәпле, исәпкә алмадылар.

Өченче периодның уналтынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов гол кертте (0:2). Уенның соңгы секундларында Уфа командасы уенчысы Владислав Ефремов алканы «Ак Барс» капкасына кертте (1:2).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Вязовой (И. Коновалов);
  • Броссо – Родуолд – Ян, Стюарт – Зоркин;
  • Кузнецов – Пименов – Нәбиев, Цулыгин – Кулик;
  • Сучков – Жарковский – Горшков, Варлов – Панин;
  • Фәизов – Ефремов – Хохряков, Комаров – Василевский.

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Семёнов – Галимов, Лямкин – Миллер;
  • Сем. Терехов – Сафонов – Хмелевский, Карпухин – Марченко;
  • Биро – Фисенко – Пустозёров, Фальковский – Ст. Терехов;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Бардин), Потапов.

27 декабрьдә «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» командасына каршы уйнаячак. Матч Казанда 17:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot