Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары Уфадагы «Яшел дерби»дан җиңелеп кайта

Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казан командасыныкы кебек формасында яшел төс булган «Салават Юлаев» командасына каршы уенда 2:3 исәбенә оттырды. Матч Уфада булды.
Беренче периодның тугызынчы минутында «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Артём Нәбиев исәпне ачты (1:0).
Икенче периодның уникенче минутында «Ак Барс» уенчысы Николас Петан исәпне тигезләде (1:1). Берничә секунд үтүгә, Уфа командасы күпчелектә уйнаганда, Джошуо Ливо «Салават Юлаев»ны кабат алга чыгарды (2:1).
Өченче периодның беренче минутында «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (2:2). Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды.
Өстәмә вакытның дүртенче минутында Джошуа Ливо алканы «Ак Барс» капкасына кертте һәм «Салават Юлаев»ка җиңү китерде (3:2).
Командалар составы:
«Салават Юлаев»
- Самонов (Брагинский);
- Ливо – Тодд – Ремпал, Науменков – Василевский;
- Шаров – Хмелевский – Ян, Хафизуллин – Панин;
- Горшков – Пименов – Алалыкин, Варлов – Цулыгин;
- Чёрный – Ефремов – Нәбиев, Газимов – Комаров.
«Ак Барс»
- Мифтахов (Билалов);
- Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
- Коршков – Комков – Кошелев, Лучевников – Юдин;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Евсеев.
«Ак Барс»ның киләсе уены шулай ук «Салават Юлаев» командасына каршы булачак. Матч 18 декабрь көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:30 сәгатьтә башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз