news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары Уфада җиңелде, команда бер генә алка кертә алды

«Ак Барс» хоккейчылары Уфада җиңелде, команда бер генә алка кертә алды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командалары көч сынашты. Уфада узган матчта «Салават Юлаев» җиңде.

Беренче периодның сигезенче минутында Шелдон Ремпал исәпне Уфа командасы файдасына ачты (1:0).

Икенче периодның тугызынчы минутында Александр Хмелевский элекке командасы капкасына гол кертте (1:1). Бу Александр Хмелевскийның Континенталь хоккей лигасындагы 100нче голы булды. Уникенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Шелдон Ремпал яңадан «Салават Юлаев»ны алга чыгарды (2:1). Өч минуттан Уфа командасы тагын күпчелектә уйнавыннан файдалана алды, Девин Броссо гол кертте (3:1).

Өченче периодның унсигезенче минутында Артур Бровкин «Салават Юлаев» капкасына алка кертте, әмма капкачыга комачау итү сәбәпле, голны исәпкә алмадылар (3:1). Бераздан «Ак Барс» тагын азчылыкта уйнарга калды. Джек Родуолд Казан командасы капкасына дүртенче алканы кертте (4:1).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Вязовой (Коновалов);
  • Броссо – Родуолд – Ян, Стюарт – Кулик;
  • Сучков – Пименов – Ремпал, Панин – Варлов;
  • Жаровский – Алалыкин – Кузнецов, Зоркин – Василевский;
  • Фәизов – Ефремов – Горшков, Газимов – Комаров.

«Ак Барс»

  • Арефьев (Билалов);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Хмелевский – Сафонов – Пустозёров, Карпухин – Марченко;
  • Алистров – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).

7 декабрьдә Түбән Камада «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» командалары көч сынашачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot