news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Уфада җиңелде

«Ак Барс» хоккейчылары Уфада җиңелде

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасына җиңелде. Уен исәбе – 3:2. Матч Уфада узды.

Беренче период. Исәпне дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий ачты (0:1). Сигезенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (0:2). Унберенче минутта, «Салават Юлаев» күпчелектә уйнаганда, Уфа командасы һөҗүмчесе Вячеслав Лещенко гол кертте (1:2). Унөченче минутта «Салават Юлаев» уенчысын биш минутка штрафчылар эскәмиясенә утырттылар, ләкин «Ак Барс» бу күпчелек вакытында алка кертә алмады.

Икенче период. Унөченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Вячеслав Лещенко икенче алкасын кертте (2:2).

Өченче период. Унбишенче минутта Иван Дроздов «Салават Юлаев»ны алга чыгарды (3:2).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Самонов (Ежов);
  • Дроздов – Хмелевски – Башкиров, Науменков – Коледов;
  • Шаров – Ефремов – Лещенко, Хафизуллин – Василевский;
  • Шмелёв – Гуськов – Сучков, Панин – Бирюков;
  • Бабенко – Пименов – Пустозёров, Комаров.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Җәфәров – Сафонов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Свечников, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Галиев – Дыняк (Петров), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боза сараенда узачак. «Торпедо» командасына каршы матч 16 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100