Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары Тольятти кунакларын 2:1 исәбе белән отты

«Ак Барс» хоккейчылары Тольяттиның «Лада» командасын 2:1 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Ватанны саклаучылар көненә багышлап, бу уенны «Патриотик матч» итеп үткәрделәр. Боз сараенда җанатарлар өчен тематик күңел ачу чаралары оештырылды. Гимннарны Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы оркестры башкарды.
- Тиздән хоккей командалары өчен плей-офф этабы башлана, анда Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләреннән сигезәр команда чыга. «Ак Барс» инде даими чемпионатта җыелган очколары исәбе буенча плей-оффка үтте, ә «Лада» әлегә унынчы урында бара.
«Лада» составында ике татар егете бар: Рафаэль Бикмуллин һәм Марсель Ибраһимов. Тольятти командасы капитаны Михаил Фисенко да Казан җанатарларына таныш, ул 2019-2021 елларда «Ак Барс»та уйнаган иде.
Бу матч «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин өчен Континенталь хоккей лигасында 700нчесе булды, ә һөҗүмче Егор Коршков КХЛда 500нче уенын үткәрде.
Беренче периодта «Лада» биш минутка азчылыкта уйнарга калды, чөнки Энтони Камара көндәшен кәшәкәсе белән этте. Унынчы минутта, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, Семён Кошелев исәпне ачты (1:0). Аннары «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин, кагыйдә бозып, командасын ике минутка азчылыкта калдырды.
Командалар тигез составта уйный гына башлаган иде, көндәшен кәшәкә белән тоткарлаганы өчен Илья Сафонов ике минутка штрафчылар эскәмиясенә утыртылды. Бераздан аның янына кәшәкәсен югары күтәреп уйнаган Альберт Яруллин кереп утырды. «Ак Барс» түзде, азчылыкта уйнаса да, алканы капкасына керттермәде.
Икенче периодның беренче минутында ук алка «Лада» капкасына керде, гол авторы – Артём Галимов (2:0). Периодның икенче минутында Альберт Яруллин икенче тапкыр команданы азчылыкта калдырды. «Лада» бу юлы күпчелектә уйнаудан файдалана алды, Данил Юртайкин гол кертте (2:1). Период уртасында Казан командасы тагын дүртәү уйнарга калды, бу юлы хөкемдарлар Дмитрий Яшкинны эскәмиягә утыртты.
Өченче период голларсыз узды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
- Коршков – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Пустозёров – О‘Делл – Кошелев, Лучевников – Журавлёв;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Яруллин.
«Лада»
- Трушков (Волков);
- Кугрышев – Волков – Попугаев, Березин – Ибраһимов;
- Юртайкин – Неколенко – Михайлов, Калабушкин – Севостьянов;
- Манукян – Фисенко – Камара, Семёнов – Сёмин;
- Романов – Ожгихин – Бикмуллин (Государев), Шараканов.
«Ак Барс»ның киләсе уены Екатеринбургта узачак. «Автомобилист» командасына каршы матч 26 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз