news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары Шанхай командасы капкасына дүрт алка кертте һәм җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары Шанхай командасы капкасына дүрт алка кертте һәм җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Шанхайның «Драконы» командасын 4:1 исәбе белән җиңде. Уен Казанда узды.

Беренче периодның уникенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевскийның голы белән исәп ачылды (1:0).

Икенче периодның тугызынчы минутында Артур Бровикин гол кертте (2:0).

Өченче периодның унөченче минутында Илья Сафонов, Шанхай командасы капкасына өченче алка кертеп, исәпне 3:0 итте. Периодның соңгы минутында «Драконы» уенчысы Трой Джозевс гол кертте, исәп 3:1 булды. Уен тәмамланырга биш секунд калганда, Никита Дыняк алканы Шанхай командасының буш капкасына кертте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Хмелевский – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
  • Алистров – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).

«Драконы»

  • Рибар (Тихомиров);
  • Меркли – Куинни – Лабанк, Калинюк – Кленденинг;
  • Вагнер – Спунер – Чезганов, Харпур – Райлли;
  • Джозефс – Саттер – Фу, Валенцов – Брынцев;
  • Акользин – Бурмистров – Попугаев.

3 декабрьдә «Ак Барс» Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда Чиләбенең «Трактор» командасы белән очраша. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot