news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербург кунакларына җиңелде

«Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербург кунакларына җиңелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасына 2:4 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче период. Уен башында «Ак Барс» капитаны Александр Радулов көндәш команда капкасына таба һөҗүм башлау мөмкинлеген тудырды, тик СКА хоккейчылары берүзе капкага юнәлгән уенчыга һөҗүмен тәмамларга ирек бирмәде. Александр Радулов бәрелештән соң егылса да, хөкемдарлар кагыйдә бозу бар дип тапмады.

Период ахырында «Ак Барс»ның беренче күпчелеге булды, СКА уенчысы капкачы Артур Әхтәмовка ясаган һөҗүме өчен штрафчылар эскәмиясенә утыртылды. Шулай да, күпчелектә уйнаган вакытта да, алка СКА капкасына кермәде, киресенчә, период ахырында Казан командасына кискен һөҗүмнән бозга ята-ята сакланырга туры килде. Беренче егермеминутлык голларсыз тәмамланды (0:0).

Икенче периодның беренче секундларында исәп ачылды, СКА һөҗүмчесе Василий Глотов ерактан бәрсә дә, алка капкага керде (0:1). Алтынчы минутта алка «Ак Барс» капкасына үз сакчысы тимераягына тиеп керде, гол СКА уенчысы Марат Хәйруллин исәбенә язылды (0:2).

Икенче периодта да Александр Радулов берүзе көндәш команда капкасына таба һөҗүм ясады, тик алканы кертә алмады. Унынчы минутта «Ак Барс» гол кертте, алка авторы – Артём Лукоянов (1:2). Унберенче минутта Казан командасы исәпне тигезләде, голны Артём Галимов кертте (2:2).

Өченче период уртасы сызгырулы булды, хөкемдарлар «Ак Барс» уенчысы Дмитрий Яшкинга кәшәкәсен югары күтәреп уйнаганы өчен ике минутлык штраф билгеләде, тик җанатарлар моның белән килешмәде. «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, гол керттермәде.

Унбишенче минутта СКА яңадан алга чыга алды, Василий Глотов икенче алкасын кертте (2:3). Бераздан «Ак Барс» тагын азчылыкта калды, шул вакытта СКА һөҗүмчесе Валентин Зыков гол кертте (2:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Билалов);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Лучевников;
  • Галиев – Семёнов – А. Галимов, Журавлёв – Войнов;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Җәфәров, Хенкель – Лямкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Адамчук.

СКА

  • Серебряков (Маттссон);
  • Алистров – Глотов – Э. Галимов, Никишин – Земчёнок;
  • Гальченюк – Воробьёв – Хәйруллин, Фальковский – Сергеев;
  • Толчинский – Чивилёв – Рендулич, Камалов – Федотов;
  • Зыков – Зинченко – Поляков (Федотов), Выдренков.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс»ның Мәскәү «Динамо»сына каршы матчы 16 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100