news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «ретро-матч»та җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары «ретро-матч»та җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Магинтогорск шәһәренең «Металлург»ын 2:1 исәбе белән җиңде. Уен Казанда «Спорт сарае»нда узды.

Әлеге матчта уенчылар ретро-формадан иде. Ретро-матч «Ак Барс»ның 2005-2006 елларда «Спорт сарае»нда үткәргән соңгы сезонына багышланды.

Беренче периодның унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев гол кертте (1:0).

Икенче периодның өченче минутында «Металлург» уенчысы Никита Михайлис исәпне тигезләде (1:1). Җиденче минутта алка тагын «Ак Барс» капкасына керде, тик капкачыга комачау иткәннәре аркасында гол исәпкә алынмады.

Өченче периодның уналтынчы минутында «Ак Барс» капитаны Александр Радулов гол кертте (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Петров – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Галимов – Сафонов – Радулов, Журавлёв – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Барбер, Марченко.

«Металлург»

  • Набоков (Подскребалин);
  • Акользин – Зернов – Карпов, Яковлев – Пресс;
  • Михайлис – Юров – Петунин, Маклюков – Ерёменко;
  • Вовченко – Гераськин – Гребёнкин, Орехов – Минулин;
  • Силантьев – Джонсон – Канцеров (Квартальнов), Гололобов.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. «Спартак» командасына каршы матч 17 февральдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100