Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары рәттән унберенче тапкыр җиңде һәм рекорд куйды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасын җиңде. Уен Казанда узды.
«Ак Барс» һәм «Металлург» командалары – бу сезонда җыйган очколары буенча Континенталь хоккей лигасының лидерлары.
Моңа хәтле «Ак Барс»ның рәттән яулаган җиңүләр саны рекорды ун иде, бу сезонда Казан командасы яңа рекорд куйды, рәттән унберенче җиңүен яулады.
Беренче периодта ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булды, тик алка капкага кермәде (0:0).
Икенче периодның унберенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Яшкин исәпне ачты (1:0). Бер минут та үтмәде, «Металлург» капкасына икенче алка керде, голны Радэль Җамалтдинов кертте (2:0).
Өченче периодның алтынчы минутында «Ак Барс» сакчысы Илья Карпухин исәпне 3:0 итте. Период тәмамланырга 3 минут калганда, «Металлург» тайм-аут алды, аннан соң капкасын буш калдырып, алты мәйдан уенчысы белән уйнарга тотынды.
«Ак Барс» унтугызынчы минутта көндәшенең капкасы буш калуыннан файдалана алды, Илья Карпухин «Металлург» капкасына икенче алкасын кертте (4:0).
Әлеге матч «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Фисенко өчен Континенталь хоккей лигасында 700нчесе булды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Фальковский;
- Пустозёров – Сафонов – Галимов, Лучевников – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Җамалтдинов (Сем. Терехов).
«Металлург»
- Смолин (Набоков);
- Ткачёв – Канцеров – Силантьев, Маклюков – Пресс;
- Вовченко – Кузнецов – Толчинский, Яковлев – Сиряцкий;
- Михайлис – Исхаков – Петунин, Хабаров – Минулин;
- Коротков – Барак – Фёдоров (Коробкин), Паливко.
1 ноябрьдә «Ак Барс» Тольятти шәһәренең «Лада» командасына каршы уйнаячак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 19:00 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз