news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Омск командасын өстәмә вакытта җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары Омск командасын өстәмә вакытта җиңде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче период. Уенның икенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов гол кертте (1:0)

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодның соңгы минутында «Авангард» хоккейчысы Михаил Беляев исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Тигез исәп сакланганга бирелгән өстәмә вакытның дүртенче минутында Казан командасы сакчысы Никита Лямкин алканы «Авангард»ның буш капкасына кертте, «Ак Барс» җиңде (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Лучевников – Войнов;
  • Лукоянов – Кателевский – Быков (Терехов), Бардин.

«Авангард»

  • Проскуряков (Демченко);
  • Ткачёв – Спунер – Буше, Шәрипҗанов – Чистяков;
  • Панюков – Пьянов – Гераськин, Шулак – Гуляев;
  • Венгрыжановский – Николишин – Игумнов, Киселевич – Пайгин;
  • Мартынов – Филатьев – Беляев (Холодилин), Абросимов.

«Ак Барс»ның киләсе уены Тольяттида узачак. «Ак Барс» – «Лада» матчы 27 октябрь 18:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100