news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары өчен сезон тәмамланды

«Ак Барс» хоккейчылары өчен сезон тәмамланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасына 1:2 исәбенә җиңелде. Казан командасы дүртенче уенда оттырды һәм плей-офф этабыннан төшеп калды. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • «Ак Барс» һәм «Автомобилист» командалары дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынашты. Дүрт уенда җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. «Ак Барс» бары бер уенда җиңү яулый алды.

Уен алдыннан гимннарны «Батыр егетләр» балалар төркеме башкарды. «Шаян матч» көнне дә алар гимннарны җырлаган иде. «Балалар гимнны җырлаганда дулкынландырды, миңа бик ошады. Сез безгә ешрак килергә тиеш», – дигән иде ул уеннан соң Зиннәтулла Билалетдинов. Бу юлы балалар башкаруындагы гимн да уңыш китермәде.

Җанатарлар да бүген җиңүне бик теләде, матч башлануга «Ак Барс, Ак Барс» дип кычкырып командага көч бирергә тотынды, уенчылар да кискен һөҗүмнән башлады.

Беренче периодның соңгы минутында исәп ачылды. «Ак Барс» күпчелектә иде, тик «Автомобилист» уенчылары, азчылыкта булсалар да, һөҗүмгә ыргылды һәм Алексей Бывальцев гол кертте (0:1).

Икенче периодны «Ак Барс» шулай ук күпчелектә башлады һәм беренче минутта исәпне тигезләдә. Голны команда капитаны Александр Радулов кертте (1:1). Период дәвамында ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булды, тик башка голлар кермәде. «Ак Барс» уенчылары очып барган алканы үз гәүдәләре белән туктата-туктата капкаларын саклады.

Өченче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» һөҗүмчесе Семён Кизимов командасын алга чыгарды (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Радулов – Сафонов – Яшкин Юдин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Войнов;
  • Свечников – Шипачёв – Петров Лямкин – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов).

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Макеев – Бывальцев – Обидин, Трямкин – Блэкер;
  • Широков – Волк – Мэйсек, Воробьёв – Осипов;
  • Кизимов – Романцев – Хрипунов, Баранцев – Зборовский;
  • Овчинников – Филяев – Алексеев (Каштанов), Трофимов.

Узган сезонда Гагарин Кубогы өчен финал уеннарында «Ак Барс» белән ЦСКА көрәшкән иде. Бүген плей-офф этабының беренче раундында ук ике команда да төшеп калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100