news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары өч алка өстенлек белән Мәскәү командасын җиңде

«Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов дубль ясады.

«Ак Барс» хоккейчылары өч алка өстенлек белән Мәскәү командасын җиңде

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Спартак» командасын 4:1 исәбенә җиңде.

Беренче периодның унөченче минутында «Ак Барс» сакчысы Василий Токранов гол кертте (0:1). Уналтынчы минутта Александр Радулов Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодның икенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне 0:3 итте. Унберенче минутта Кирилл Семёнов, «Спартак» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:4). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Мәскәү командасы уенчысы Дмитрий Кугрышев «Ак Барс» капкасына гол кертте, капка «коры» килеш кала алмады (1:4).

Командалар составы:

«Спартак»

  • Рибар (Красиков);
  • Принс – Вароне – Хохлачёв, Кин – Брынцев;
  • Кугрышев – Свечков – Старченко, Савиков – Ручкин;
  • Цыплаков – Квартальнов – Талалуев, Арзамасцев – Соколов;
  • Злодеев – Кукштель – Чибриков (Любимов), Хәйруллин.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Хафизуллин – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Токранов – Чудинов;
  • Зарипов – Сафонов – Воронков, Янчевский – Лямкин;
  • Галимов – Бурмистров – Глухов, Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Мәскәүнең «Спартак» командасына каршы булачак. Матч 21 сентябрь көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үтәчәк, уен 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100