news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары өч алка керттерде һәм Мәскәү командасына оттырды

«Ак Барс» хоккейчылары өч алка керттерде һәм Мәскәү командасына оттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Командалар плей-офф этабының киләсе раундына чыгар өчен көрәшә. Дүрт тапкыр җиңгән команда алга таба үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Бүген «Динамо» – «Ак Барс» сериясенең өченче уены булды, Казан командасы исәбендә ике җиңү бар иде, бүген «Динамо» исәбенә бер җиңү өстәлде.

Беренче период голларсыз узды.

Икенче периодның дүртенче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, исәп «Динамо» файдасына ачылды, голны Максим Джиошвили кертте (0:1). Унҗиденче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Джордан Уил Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2). Джордан Уил 2021-2022 еллар сеознында Казанда уйнаган иде, «Ак Барс» аның өчен Континенталь хоккей лигасында беренче команда булды.

Өченче периодның икенче минутында Дмитрий Рашевский гол кертте (0:3). Унбишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер «Динамо» капкасына беренче алканы кертте (1:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Кошелев – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.

«Динамо»

  • Подъяпольский (Моторыгин);
  • Гусев – Уил – Сикьюра, Готовец – Менелл;
  • Комтуа – Пакетт – Рашевский, Пыленков – Сергеев;
  • Джиошвили – Михеев – Швец-Роговой, Адамчук – Ожиганов;
  • Кудрявцев – Ильенко – Римашевский, Кудашов - Сизов.

Киләсе уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Динамо» матчы 18 апрель көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100