news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Минск командасына овертаймда җиңелде

Александр Радулов өченче уен рәттән гол кертте.

«Ак Барс» хоккейчылары Минск командасына овертаймда җиңелде

Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәреннән килгән «Динамо»га 2:3 исәбенә оттырды. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.

Беренче период голларсыз үтте.

Икенче периодның алтынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне ачты. Ул Казан командасы өчен беренче алкасын кертте (1:0). Тугызынчы минутта исәп тигезләште, «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, алар Седрик Пакеттка алканы Казан капкасына кертергә мөмкинлек бирде (1:1).

Өченче периодның җиденче минутында Брэндон Козун «Динамо» командасын алга чыгарды (1:2). Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Радулов исәпне яңадан тигезләштерде, ул өченче уен рәттән «Ак Барс» өчен гол кертте (2:2).

Өч период тигез исәп белән тәмамланды, шуңа күрә өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның икенче минутында «Динамо» уенчысы Седрик Пакетт Минск командасына җиңү китерде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Дыняк – Сафонов – Воронков, Токранов – Хафизуллин;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Галимов, Юдин – Хенкель;
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Лямкин – Адамчук;
  • Панюков – Бурмистров – Петров, Евсеев.

«Динамо»

  • Шостак (Колосов);
  • Алистров – Спунер – Козун, Барберио – Душак;
  • Мартынов – Пакетт – Меркли, Емелин – Сапего;
  • Соколов – Горбунов – Варфоломеев, Коробов – Лалонд;
  • Пинчук – Звягин – Буйницкий, Шинкевич.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» 14 сентябрь көнне Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо» командасын кабул итәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100