news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә җиңү яулады, дүрт гол күпчелектә керде

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә җиңү яулады, дүрт гол күпчелектә керде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы уенда отты. Матч Мәскәүдә узды.

Беренче периодның дүртенче минутында, ЦСКА күпчелектә уйнаганда, Мәскәү командасы сакчысы Джереми Рой исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер гол кертте (1:1). Уналтынчы минутта Дмитрий Бучельников исәпне үзгәртте, әлеге гол да ЦСКАның күпчелеге вакытында керде (2:1). Унсигезенче минутта «Ак Барс» та күпчелектә уйнавыннан файдалана алды, Кирилл Семёнов гол кертте (2:2).

Икенче периодның бердәнбер алкасы егерме минутлык тәмамланганда керде, гол авторы – Александр Барабанов. Бу алка да «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда керде (2:3). Ике көн элек «Ак Барс» күпчелектә уйнау өчен җавап бирүче тренерын алмаштырган иде, бу вазифада эшләргә Алексей Тертышный урынына Константин Шафранов килде.

Өченче период голларсыз узды. Әлеге җиңү «Ак Барс» өчен рәттән дүртенчсе булды.

Командалар составы:

ЦСКА

  • Гамзин (Мартин);
  • Бучельников – Карнаухов – Дроздов, Нестеров – Ерёменко;
  • Коваленко – Зернов – Полтапов, Провольнев – Рой;
  • Гурьянов – Гарднер – Спронг, Саморуков – Уильямс;
  • Долженков – Янченко – Абрамов, Патрихаев – Шуравин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
  • Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
  • Биро – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
  • Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).

14 октябрьдә «Ак Барс» Уфада «Салават Юлаев» командасына каршы көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot