news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Казанда Ярославль командасына җиңелде

«Ак Барс» хоккейчылары Казанда Ярославль командасына җиңелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Ярославль шәһәренең «Локомотив»ын 2:4 исәбе белән оттырды. Уен Казанда «Спорт сарае»нда узды.

Беренче периодның беренче минутында ук «Локомотив» уенчысы Егор Аверин исәпне ачты (0:1). Дүртенче минутта «Локомотив» капитаны Сергей Андронов «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Уналтынчы минутта «Ак Барс» калышуын киметә алды, голны Семён Кошелев кертте (1:2). Периодның соңгы секундларында, «Локомотив» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы капкасына өченче алка керде, гол авторы – Максим Берёзкин (1:3).

Икенче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, команда һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (2:3).

Өченче периодның алтынчы минутында «Локомотив» уенчысы Павел Красковский командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Блашков);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Войнов;
  • Барбер – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галимов – Сафонов – Терехов, Быков.

«Локомотив»

  • Исаев (Мельничук);
  • Каюмов – Шалунов – Берёзкин, Рәфиков – Сергеев;
  • Бут – Андронов – Аверин, Гернат – Елесин;
  • Никулин – Иванов – Алексеев, Симашев – Береглазов;
  • Тесанов – Красковский – Полунин (Кирьянов), Черепанов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Спорт сарае»нда узачак. «Амур» командасына каршы матч 24 февральдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100