news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары җиңелде, алар яңадан Владивостокка юл тота

«Ак Барс» хоккейчылары җиңелде, алар яңадан Владивостокка юл тота
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Адмирал»га 1:2 исәбенә оттырды. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Моңа хәтле ике уен Владивостокта үткән иде.

  • Казанның «Ак Барс» командасы Владивостокның «Адмирал»ы белән плей-оффның икенче этабында дүрт җиңүгә кадәр көрәшә. Әлегә «Ак Барс» исәбендә өч җиңү, «Адмирал»да – ике.

Беренче период голларсыз үтте (0:0).

Икенче периодның уналтынчы минутында «Адмирал» һөҗүмчесе Даниил Гутик исәпне ачты, гол видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (0:1). Унсигезенче минутта Владивосток командасы уенчысы Николай Чебыкин «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:1).

Өченче период. Уникенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, «Адмирал» капкасына гол керде, алка Владивосток уенчысына тиеп керде, ул Александр Радулов исәбенә язылды (1:2). «Ак Барс»ның һөҗүмнәре күп булды, тик «Адмирал» капкачысы ышанычлы торды, башка голлар керттермәде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Токранов – Лучевников;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

«Адмирал»

  • Серебряков (Хомченко);
  • Емец – Криштоф – Червены, Шулак – Уильямс;
  • Горшков – Берлёв – Чебыкин, Паутов – Лисовец;
  • Фәйзуллин – Грачёв – Шевченко, Метальников – Орехов;
  • Гутик – Шэн – Сидляров (Корбит).

«Ак Барс» – «Адмирал» уеннар сериясе дәвам итә, киләсе уен 26 март Владивостокта үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100