news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде, Гагарин кубогы өчен көрәш дәвам итә

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде, Гагарин кубогы өчен көрәш дәвам итә
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясенең бишенче уенында җиңүне Казан хоккейчылары яулады. Матч исәбе – 2:1. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, ЦСКАда – өч.

Беренче периодның соңгы секундларында ЦСКА һөҗүмчесе Прохор Полтапов исәпне ачты (0:1).

Икенче периодның соңгы минутында, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, команда капитаны Александр Радулов исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче периодның бишенче минутында «Ак Барс» дүрт минутка азчылыкта калды, тик Казан хоккейчылары капкаларын алка керттермичә саклый алды. Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев команданы алга чыгарды (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

ЦСКА

  • Рейдеборн (Шарыченков);
  • Окулов – Каменев – Плотников, Классон – Нестеров;
  • Мамин – Соркин – Григоренко, Дыбленко – Диц;
  • Слепышев – Светлаков – Карнаухов, Провольнев – Сергеев;
  • Полтапов – Мингачёв – Абрамов (Панкратов), Макаров.

Киләсе уен 27 апрель көнне Мәскәүдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100