news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары, ике алканы буш капкага кертеп, Екатеринбург командасын җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары, ике алканы буш капкага кертеп, Екатеринбург командасын җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасын 4:1 исәбенә җиңде. Матч Екатеринбургта узды.

Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев исәпне ачты (0:1). Ундүртенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» уенчысы Брукс Мэйсек гол кертте (1:1).

Икенче периодның унбишенче минутында сакчы Даниил Журавлёв Казан командасын яңадан алга чыгарды (0:2).

Өченче период ахырында «Автомобилист» капкачысын алтынчы мәйдан уенчыгына алмаштырды, «Ак Барс» моннан файдаланып, алканы буш капкага кертә алды, гол авторы – Райли Барбер (1:3). Бер минуттан Дмитрий Кателевский да алканы шулай ук буш капкага кертте (1:4).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Галкин (Аликин);
  • Да Коста – Волк – Мэйсек, Трямкин – Эберт;
  • Макеев – Бывальцев – Широков, Баранцев – Блэкер;
  • Хрипунов – Денежкин – Голышев, Леонтьев – Зборовский;
  • Обидин – Романцев – Алексеев (Каштанов), Трофимов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Лямкин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Войнов;
  • Барбер – Сафонов – Терехов, Журавлёв – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков).

«Ак Барс»ның киләсе уены Омск шәһәрендә узачак. «Авангард» командасына каршы матч 26 гыйнварда 16:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100