Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары җиде алка керттерде һәм Минск командасына оттырды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Минск шәһәренең «Динамо» командасына җиңелде. Уен Казанда узды.
Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, беренче голны «Динамо» һөҗүмчесе Даниил Липский кертте (0:1). Икенче минутта уен тагын туктап калды: Михаил Фисенко белән Николас Мелош сугышты, икесенә дә биш минут штрафчылар эскәмиясендә утырырга туры килде.

Уенның җиденче минутында исәп тигезләнде, Александр Хмелевский алканы «Динамо» капкасына кертте (1:1). Унөченче минутта Виталий Пинчук Минск командасын алга чыгарды (1:2).
Уналтынчы минутта алка яңадан «Ак Барс» капкасына керде, гол авторы – Даниил Сотишвили (1:3). Бу голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Михаил Бердин урынына Тимур Билалов чыкты. Унҗиденче минутта Виталий Пинчук дубль ясады (1:4).
Икенче периодның унберенче минутында «Динамо» уенчысы Сергей Кузнецов гол кертте (1:5). Ундүртенче минутта «Ак Барс» капкасына алтынчы алка керде, аны Илья Усов кертте (1:6). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Митчелл Миллер гол кертте (2:6).
Өченче периодның беренче минутында алка «Динамо» капкасына керде. Хөкемдарлар аны башта капкачыга комачау ителде дип исәпләмәде, тик «Ак Барс» тренерлары видеоккбатлау карауны сорады. Алка кагыйдә буенча кергән дип табылды, нәтиҗәдә, ул исәпкә алынды, гол авторы – Дмитрий Яшкин (3:6).
Период ахырында «Ак Барс» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Уналтынчы минутта алка «Ак Барс»ның буш капкасына керде, аны Сэм Энес кертте (3:7). Шуннан соң күп җанатарлар, өметләрен өзеп, уен беткәнче таралыша башлады. Ә Минск шәһәреннән күпләп килгән җанатарлар бик шат иде. Уен тәмамланганда алар «Рәхмәт, Казан», – дип кычкырды.

Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Алистров – Хмелевский – Денисенко, Карпухин – Марченко;
- Биро – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).
«Динамо Минск»
- Фукале (Прохоров);
- Лимож – Пинчук – Энэс, Лайл – Мелош;
- Бориков – Шипачёв – Липский, Смит – Брук;
- Сотишвили – Стась – Кузнецов, Хэмилтон – Диц;
- Мороз – Усов – Галиев (Хобян), Хенкель.
18 ноябрьдә «Ак Барс» Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы уйнаячак. Матч «Татнефть Арена» боз сараенда 19:00 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз