news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта оттырды, киләсе уен Казанда узачак

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта оттырды, киләсе уен Казанда узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының икенче уенында «Автомобилист» командасына 3:4 исәбе белән җиңелде. Матч Екатеринбургта узды.

  • Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. «Ак Барс» узган уенда җиңгән иде, хәзер ике команда исәбендә дә берәр җиңү.

Беренче периодның уникенче минутында исәп «Автомобилист» файдасына ачылды, гол авторы – Александр Шаров (1:0). Периодның соңгы минутында, «Автомобилист» күпчелектә уйнаганда Ник Меркли гол кертте (2:0).

Икенче периодның дүртенче минутында Брукс Мэйсек «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте, әлеге гол да Казан командасы азчылыкта уйнаганда керде (3:0). Унынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Степан Фальковский команданың артка калышуын киметә алды (3:1).

Өченче периодның дүртенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (3:2). Алтынчы минутта «Автомобилист» уенчысы Алексей Бывальцев исәпне үзгәртте (4:2). Җиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (4:3).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Денежкин – Да Коста – Голышев, Трямкин – Осипов;
  • Кизимов – Шаров – Мэйсек, Воробьёв – Диц;
  • Хрипунов – Бывалцев – Меркли, Зборовский – Кашников;
  • Шашков – Романцев – Каштанов, Блэкер – Ишимников.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пустоёров – О’Делл – Коршков, Яруллин – Князев;
  • Дыняк – Кателевский – Кошелев (Җамалтдинов), Ст.Терехов.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы 30 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100