news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург кунакларын җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург кунакларын җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Екатеринбургның «Автомобилист» хоккейчылары арасындагы уен «Ак Барс» җиңүе белән тәмамланды. Уен исәбе – 2:1. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге матчта «Ак Барс»ның яңа сакчысы Алексей Марченко беренче тапкыр Казан командасы составында бозга чыкты. Ул, узган сезонда җәрәхәтләнү сәбәпле, тугыз айдан артык уйнамаган иде.

Беренче периодның дүртенче минутында исәп ачылды, алканы «Автомобилист» капитаны Сергей Широков кертте (0:1). Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Райли Барбер исәпне тигезләде (1:1).

Икенче период. Унҗиденче минутта алка «Автомобилист» капкасына керде, ләкин Екатеринбург командасы, капкачыга алканы тотып калырга комачау итүләреннән шикләнеп, хөкемдарларның видеокабатлау карауларын сорады. Хөкемдарлар чиста гол дип исәпләде. Гол авторы – «Ак Барс»ның яңа һөҗүмчесе Семён Кошелев. Ул Казан командасы өчен беренче алкасын кертте (2:1).

Өченче период ахырында алка «Ак Барс» капкасына керде, тик хөкемдарлар, видеокабатлау карап, аның кул белән керүен ачыклады, гол исәпленмәде (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кошелев – Шипачёв – Радулов, Князев – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Барбер, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Галимов, Лучевников – Лямкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Марченко.

«Автомобилист»

  • Галкин (Аликин);
  • Макеев – Да Коста – Голышев, Журавлёв – Блэкер;
  • Широков – Волк – Мэйсек, Леонтьев – Зборовский;
  • Хрипунов – Денежкин – Обидин, Трямкин – Севостьянов;
  • Каштанов – Романцев – Овчинников, Баранцев – Ишимников.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Астананың «Барыс» командасына каршы матч 9 гыйнварда 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100