news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедән җиңеп кайта

«Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедән җиңеп кайта
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Трактор» командасын 4:1 исәбенә җиңде. Матч Чиләбедә узды.

Беренче период. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк гол кертте (0:1).

Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Александр Радулов «Трактор» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Сигезенче минутта Чиләбе командасы капитаны Сергей Калинин да күпчелектә гол кертте (1:2). Уналтынчы минутта Семён Кошелев «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (1:3).

Өченче период ахырында, «Трактор» командасы капкачысын алтынчы мәйдан уенчсына алмаштырган вакытта, Александр Радулов алканы буш капкага кертте (1:4).

Командалар составы:

«Трактор»

  • Фукале (Мыльников);
  • Рыков – Ткачёв – Юртайкин, Карпухин – Телегин;
  • Калинин – Сошников – Бурдасов, Яруллин – Блажиевский;
  • Кравцов – Родуолд – Дер-Аргучинцев, Дронов – Антипин;
  • Котляревский – Шаров – Робинсон, Щучинов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Журавлёв – Марченко;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Войнов;
  • Галимов – Сафонов – Петров, (Свечников).

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Сибирь» командасына каршы матч 5 февральдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100