Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедә 3:2 исәбе белән җиңелде
Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедә «Трактор» командасына оттырды.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче периодның тугызынчы минутында исәп ачылды, алка, «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафоновның тимераягына тиеп, «Трактор» капкасына керде (0:1). Унберенче минутта «Ак Барс» сакчысы Степан Фальквский гол кертте (0:2). Периодның соңгы биш минутлыгында «Трактор» уенчысы Никита Коростелёв алканы «Ак Барс» капкасына ике тапкыр кертте һәм исәпне тигезләде (2:2).
Өченче периодның уналтынчы минутында Александр Кадейкин Чиләбе командасын алга чыгарды (3:2).
Командалар составы:
«Трактор»
- Фукале (Сухачёв);
- Кравцов – Светлаков – Рольгизер, Дронов – Кэмпфер;
- Шабанов – Кадейкин – Коростелёв, Блажиевский – Телегин;
- Робинсон – Глотов – Дер-Аргучинцев, Коромыслов – Николаев;
- Рыков – Ткачёв – Жарков, Сафин..
«Ак Барс»
- Мифтахов (Билалов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Кошелев – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Князев;
- Пустоёров – О’Делл – Коршков, Журавлёв – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Җамалетдинов, Лучевников.
«Ак Барс»ның киләсе уены Новосибирск шәһәрендә узачак. «Сибирь» – «Ак Барс» матчы 2 март көнне 13:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз