news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе кунакларын 5:3 исәбенә җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе кунакларын 5:3 исәбенә җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе шәһәренең «Трактор» командасын җиңде. Уен Казанда узды.

Матч алдыннан алканы символик рәвештә Казан теннисчысы Вероника Кудерметова атты.

Беренче периодта ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булды, тик алка капкага кермәде (0:0).

Икенче периодның бишенче минутында исәп «Трактор» файдасына ачылды, алканы узган сезонда «Ак Барс»та уйнаган Егор Коршков кертте (0:1). Ундүртенче минутта Александр Барабанов исәпне тигезләде (1:1). Унҗиденче минутта сакчы Митчелл Миллер голы «Ак Барс»ны алга чыгарды (2:1). Диктор голны Митчелл Миллер кертте дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Никита Дыняк өченче алканы кертеп куйды (3:1).

Өченче периодның өченче минутында «Трактор» сакчысы Арсений Коромыслов гол кертте (3:1). Дүртенче минутта Чиләбе командасы капкасына дүртенче алка керде, гол авторы – Никита Лямкин (4:1).

Периодның унсигезенче минутында «Трактор» артка калышуын киметә алды, Андрей Никонов гол кертте (4:3). Соңгы минутта «Ак Барс» уенчылары алканы «Тракор»ның буш капкасына кертте, гол авторы – Дмитрий Яшкин (5:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Хмелевский – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
  • Алистров – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).

«Трактор»

  • Шерстнёв (Лозебников);
  • Ливо – Григоренко – Кравцов, Дронов – Дэй;
  • Рыков – Глотов – Дер-Аргучинцев, Телегин – Гросс;
  • Коршков – Кадейкин – Рольгизер, Коромыслов – Прибыльский;
  • Әгъләмҗанов – Никонов – Жарков, Смирнов.

5 декабрьдә «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасына каршы уйнаячак. Матч Уфада була, 17:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot