Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары, биш гол кертеп, Санкт-Петербург командасын җиңде
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары 5:2 исәбе белән Санкт-Петербургның СКА командасын җиңде. Уен Казада узды.
Матч алдыннан алканы символик рәвештә атуны UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов башкарды.
Беренче периодның дүртенче минутында «Ак Барс» уенчылары исәпне ачты, СКА капкасына беренче алканы Дмитрий Яшкин кертте (1:0).
Икенче периодның өченче минутында Брендэн Лайпсик исәпне тигезләде (1:1). Ике минуттан, командалар дүрткә дүрт форматында уйнаганда, Илья Сафонов яңадан «Ак Барс»ны алга чыгара алды (2:1). Унсигезенче минутта Артём Галимов СКА капкасына өченче алканы кертте (3:1).
Өченче периодның икенче минутында «Ак Барс» сакчысы Илья Карпухин гол кертте (4:1). Унберенче минутта Никита Дыняк исәпне 5:1 итте. Берничә секундтан Брендэн Лайпсик икенче голы белән дубль ясады (5:2).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Арефьев);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Хмелевский – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Алистров – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).
СКА
- Иванов (Плешков);
- Зыков – Хәйруллин – Плотников, Мёрфи – Савиков;
- Лайпсик – Бландизи – Гримальди, Педан – Менелл;
- Дишковский – Ларионов – Лотфуллин, Сапего – Филлипс;
- Дюбе – Локтионов – Поляков, Зеленов.
30 ноябрьдә «Ак Барс» Шанхайның «Драконы» командасына каршы уйнаячак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз