Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары Астанада җиңде, киләсе уен Магнитогорск шәһәрендә узачак
Бүген «Ак Барс» Астанада «Барыс» командасына каршы уенда җиңде. Матч исәбе – 2:1.
Беренче периодның беренче секундларында ук исәп ачылды, беренче алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Алистров кертте (0:1).
Икенче период голларсыз узды.
Өченче периодның өченче минутында Никита Дыняк гол кертте (0:2). Шул ук минутта «Барыс» уенчысы Майкл Веккьоне да алканы Казан командасы капкасына кертеп куйды (1:2). Период ахырында «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, капкасын алка керүдән саклап кала алды һәм бу уенда җиңү яулады.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Барабанов – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Биро – Яшкин, Карпухин – Марченко;
- Жулин – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский, Ст.Терехов.
«Барыс»
- Шил (Шутов);
- Мөхәмәтов – Морелли – Веккьоне, Масси – Уолш;
- Симонов – Омирбеков – Кайыржан, Маккошен – Данияр;
- Ляпунов – Шайхмедденов – Колесников, Бекетаев – Бреус;
- Оспанов – Логвин – Волков, Королёв.
27 сентябрьдә «Ак Барс» Магнитогорск шәһәрендә «Металлург» командасына каршы көч сынашачак. Уен 14:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз