news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Александр Радуловсыз җиңде һәм капкасына бер алка да керттермәде

«Ак Барс» хоккейчылары Александр Радуловсыз җиңде һәм капкасына бер алка да керттермәде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасын 3:0 исәбе белән җиңде. Уен Мәскәүдә узды.

Матчта «Ак Барс» капитаны Александр Радулов катнашмады, аның урынына бозда капитан вазифаларын Артём Лукоянов үтәде.

Беренче период. Ундүртенче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Кирилл Петров исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Унөченче минутта «Спартак» кпакасына икенче алка керде. Мәскәү командасы уенчысы Семён Кошелевка каршы уйнаганда кагыйдә бозды, шуңа күрә «Ак Барс» уенчысына капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрү мөмкинлеге бирелде. Семён Кошелев бу мөмкинлектән уңышлы файдалана алды, ул алканы капкага кертте. «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев өченче уен рәттән гол кертә (0:2).

Өченче период. Унөченче минутта Семён Кошелев әлеге уенда үзенең икенче алкасын кертте (0:3).

Командалар составы:

«Спартак»

  • Кареев (Виноградов);
  • Голдобин – Галимов – Порядин, Вишневский – Зайцев;
  • Филин – Мальцев – Цыплаков, Ручкин – Иванов;
  • Принс – Рубцов – Ковальчук, Рукавишников – Соколов;
  • Беляев – Бурмистров – Пашин (Сусуев), Орлов.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Галимов – Сафонов – Свечников, Журавлёв – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Марченко;
  • Барбер – Шипачёв – Петров, Адамчук.

«Ак Барс»ның киләсе уены Магнитогорск шәһәрендә узачак. «Металлург» командасына каршы матч 19 февральдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100