news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары 4 алка өстенлек белән җиңде

«Ак Барс» хоккейчылары 4 алка өстенлек белән җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Тольяттиның «Лада» хоккейчылары арасындагы уен «Ак Барс» җиңүе белән тәмамланды. Уен исәбе – 5:1. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодта «Ак Барс»ның көндәше капкасына таба бәрүләре ике тапкырга күбрәк булса да, гол кермәде.

Икенче период башында командалар кызу һөҗүмнәре белән мәйданның бер башыннан икенче башына йөгереп йөри башлады.

Период уртасында матч беразга туктап алганда, «Ак Барс» уеннарының алып баручысы Максим Январев-Куралесов татар җыр-биюләренең «Ак Барс»ка ярдәм итүе, уңыш китерүе турында әйтте дә, боз сараенда Салават Фәтхетдиновның «Бер егет гармун сайлый» җырын уйнатып, җанатарларны биетеп алдылар. Җырдан соң гол үзен озак көттермәде, унберенче минутта исәп ачылды, алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк кертте (1:0).

Голдан соң уен туктатылып торды, чөнки Никита Дыняк кертелгән алкасын бәйрәм итеп, боз әйләнәсендәге пыяланы ватты, аны ашыгыч рәвештә алмаштырырга туры килде. Әлеге пауза бетүгә, «Лада» сакчысы Алексей Волгин да гол кертте (1:1).

Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов Казан командасын яңадан алга чыгарды (2:1). Икенче периодның соңгы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (3:1).

Өченче период башында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Митчелл Миллер «Лада» капкасына дүртенче алканы кертте. Әлеге гол һөҗүмче өчен «Ак Барс» составында беренчесе булды (4:1). Бишенче минутта «Ак Барс» бишенче голын кертте, ул да команда күпчелектә уйнаганда керде. Гол авторы – Дмитрий Кагарлицкий, ул дубль ясады (5:1).

Период ахырында «Лада» капкачысын алмаштырырга булды: бозга Александр Трушков урынына Данила Овчаркин чыкты.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Князев – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Юдин – Миллер;
  • Барбер – Сафонов – Свечников, Лямкин – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Терехов.

«Лада»

  • Трушков (Овчарик);
  • Алтыбармакян – Куликов – Шумаков, Солянников – Березин;
  • Попугаев – Моисеев – Сафин, Волгин – Сёмин;
  • Червоненко – Бабенко – Грошев, Бородкин – Росандич;
  • Иванюженков – Стальнов – Васильков (Михайлов), Вафин.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Мәскәүнең «Спартак» командасына каршы матч 21 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100