Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары 4 алка керттерде һәм оттырды, киләсе уен Казанда булачак
«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасына оттырды.
Әлеге матчта «Ак Барс» составында Казан командасының яңа уенчысы Александр Хмелевский уйнады, ул әле күптән түгел генә Уфаның «Слават Юлаев»ыннан күчеп килде.
Беренче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» һөҗүмчесе Джесси Блэкер исәпне ачты (1:0). Унтугызынчы минутта Роман Горбунов гол кертте (2:0). Берничә секундтан Михаил Фисенко «Ак Барс»ның артка калышуын киметә алды (2:1).
Икенче периодта «Ак Барс» капкачысын алмаштырырга булды: бозга Тимур Билалов урынына Михаил Бердин чыкты. Периодның дүртенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, голны «Автомобилист» уенчысы Данил Романцев кертте (3:1).
Өченче период ахырында «Автомобилист» уенчысы Никита Шашков алканы «Ак Барс»ның буш капкасына кертте (4:1).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Барабанов – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Хмелевский – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Биро – Сафонов – Яшкин, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Жулин).
«Автомобилист»
- Аликин (Галкин);
- Горбунов – Бывальцев – Черников, Воробьёв – Бусыгин;
- Кизимов – Шаров – Буше, Карпович – Блэкер;
- Хрипунов – Романцев – Тарасов, Юдин – Малоросиянов;
- Шашков – Каштанов – Овчинников, Паутов – Ишимников.
«Ак Барс»ның киләсе уены 3 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» – «Амур» матчы Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз