news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы яңа сезонның беренче уенында бер алка да кертә алмады

Матчта Казан командасы капитаны вазифаларын Вадим Шипачёв башкарды.

«Ак Барс» хоккей командасы яңа сезонның беренче уенында бер алка да кертә алмады

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы яңа сезонны җиңелүдән башлады. «Ак Барс» Мәскәүнең «Динамо» командасына 0:2 исәбенә оттырды. Уен бүген Мәскәүдә узды.

Шулай итеп, хоккей командалары Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында Гагарин Кубогы өчен көрәшне башлады.

Узган сезонда «Ак Барс»ның капитаны Данис Зарипов әлеге сезон аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагын игълан иткән иде, тик ул бу сезонга да контракт төзеде, ул һаман да Казан командасының капитаны. Шулай да, бүгенге уенда Данис Зарипов юк иде, бозга капитан ролендә Вадим Шипачёв чыкты. «Динамо» капитаны – сакчы Андрей Миронов.

Узган сезонда һөҗүмче Вадим Шипачёв «Динамо» капитаны иде. Яңа сезон алдыннан «Динамо»дан «Ак Барс»ка Вадим Шипачёв, Станислав Галиев һәм Вячеслав Войнов күчте.

Шулай ук «Ак Барс» сезонны яңа тренер белән башлады. Олег Знарок - «Ак Барс»ның баш тренеры. Моңа хәтле бу вазифаны Дмитрий Квартальнов башкара иде. Әлеге уенда трибуналарда «Ак Барс» клубының хоккей вертикале буенча башкарма директор киңәшчесе Зиннәтулла Билалетдинов та бар иде.

Матч алканы символик атудан башланды, аны Гагарин һәм Стэнли кубоклары иясе Александр Овечкин һәм аның улы башкарды.

Беренче периодның башында ук «Ак Барс» азчылыкта калды, Динар Хафизуллин көндәшен тоткарлаганы өчен штрафчылар эскәмиясенә юл тотты. Ул тоткарлаган хоккейчы узган сезонда «Ак Барс»та уйнаган Джордан Уил иде. Казан командасы азчылыкта капкасын коры саклап кала алды, һәм тулаем период та коры исәп белән тәмамланды (0:0).

Икенче периодның соңгы секундларында «Динамо» һөҗүмчесе Иван Игумнов исәпне ачты (1:0).

Өченче периодның ахырында да алка «Ак Барс» капкасына керде, «Динамо» уенчысы Иван Муранов исәпне 2:0 итте.

Әлеге уен «Ак Барс»ның 18 яшьлек сакчысы Никита Евсеев өчен Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды, ә Никита Дыняк лигада һәм «Ак Барс» составында 100нче уенын үткәрде.

Командалар составы:

«Динамо»

  • Коновалов (Волков);
  • Джиошвили – Каблуков – Муранов, Готовец – Малышев;
  • Уил – Ефремов – Лилья, Миронов – Волков;
  • Игумнов – О»Делл – Рашевский, Мартынов – Бойков;
  • Никонов – Кодола – Михайлов, Новиков – Тринеев.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Токранов – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Тарасов, Хенкель – Хафизуллин;
  • Панюков – Галимов – Глухов, Лямкин – Адамчук;
  • Дыняк – Сафонов – Воронков, Евсеев.

«Ак Барс» ның киләсе уены да Мәскәүдә узачак. Мәскәүнең «ЦСКА» командасына каршы матч 5 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100