news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы Санкт-Петербургта җиңде

«Ак Барс» хоккей командасы Санкт-Петербургта җиңде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасына каршы уенда җиңде. Санкт-Петербургта узган матчның исәбе – 2:3.

«Ак Барс» капитаны Александр Радулов узган уендагы кебек бүген дә уйнамады, бозда капитан вазифасын Артём Лукоянов үтәде.

Беренче период. Дүртенче минутта исәп ачылды, беренче голны «Ак Барс» уенчысы Никита Дыняк кертте (0:1). Унберенче минутта СКА хоккейчысы Арсений Грицюк исәпне тигезләде (1:1). Периодның соңгы секундларында Василий Глотов «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:1).

Икенче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин яңадан исәпне тигезләде (2:2). Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий Казан командасын алга чыгарды (2:3).

Өченче период голларсыз үтте.

Командалар составы:

СКА

  • Плешков (Мойсевич);
  • Гальченюк – Кадейкин – Старков, Никишин – Сергеев;
  • Рендулич – Глотов – Алистров, Пашнин – Земчёнок;
  • Толчинский – Чивилёв – Хәйруллин, Сапего – Камалов;
  • Грицюк – Бардаков – Поляков (Синяткин), Выдренков.

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Яшкин – Семёнов – Свечников, Юдин – Журавлёв;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Галимов – Терехов, Лучевников – Войнов;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков), Вәҗиев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Уфада узачак. «Салават Юлаев» – «Ак Барс» матчы 2 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100