news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда капкасына бер алка да керттермәде

«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда капкасына бер алка да керттермәде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Астана шәһәренең «Барыс»ын җиңде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Узган уенда «Ак Барс» Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасын 2:0 исәбенә җиңгән иде, бүген дә Казан командасы капкасына бер алка да керттермәде. Ике уенда да капканы Әмир Мифтахов саклады.

Беренче периодның унынчы минутында «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин исәпне ачты (1:0). Унөченче минутта Кирилл Семёнов Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0).

Икенче период голларсыз узды.

Өченче периодның дүртенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов өченче алканы кертте (3:0). Берничә секунд үтүгә, Егор Коршков «Ак Барс» составында беренче алкасын кертте һәм Континенталь хоккей лигасында 200нче очкосын җыйды (4:0). Унҗиденче минутта исәп 5:0 булды, гол авторы – Никита Дыняк.

Егор Коршков

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Терехов – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Евсеев.

«Барыс»

  • Маттссон (Бояркин);
  • Старченко – Маклауд – Савицкий, Бутчер – Камалов;
  • Бурдасов – ДеЛео – Кайырҗан, Гайтамиров – Данияр;
  • Смит – Кодола – Эллисон, Бекетаев – Королёв;
  • Оспанов – Шайхмедденов – Панюков (Омирбеков), Оразов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Сочи» командасына каршы матч 22 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100