news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы плей-оффны җиңелүдән башлады

«Ак Барс» хоккей командасы плей-оффны җиңелүдән башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасына 1:2 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Бу командалар өчен әлеге сезонда Континенталь хоккей лигасының плей-офф этабының беренче уены булды. «Ак Барс» һәм «Автомобилист» дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынашачак. Дүрт уенда җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Автомобилист» исәбендә бер җиңү.

Беренче периодның унөченче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» капитаны Сергей Широков исәпне ачты. Ул бүген Континенталь хоккей лигасында 800нче матчын үткәрде (0:1). Бер минут үтүгә «Ак Барс» тагын азчылыкта калды, периодның унҗиденче минутында тигез составларда уен башланган гына иде, «Автомобилист» сакчысы Ник Эберт икенче алканы кертеп куйды (0:2).

Икенче период башында «Автомобилист» та азчылыкта калды, тик «Ак Барс» бу мөмкинлектән файдалана алмады. Период голларсыз үтте.

Өченче периодның унынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Вадим Шипачёв гол кертте (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк Юдин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Войнов;
  • Барбер – Шипачёв – Быков, Лучевников – Лямкин;
  • Галимов – Сафонов – Радулов, (Кагарлицкий).

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Бывальцев – Обидин, Трямкин – Эберт;
  • Широков – Волк – Мэйсек, Воробьёв – Осипов;
  • Макеев – Романцев – Голышев, Зборовский – Блэкер;
  • Кузнецов – Алексеев – Кизимов (Каштанов),Трофимов.

Командалар арасындагы икенче матч та Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Уен 2 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100