news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы педиатрлар эшенә багышланган матч уздыра

Иртәгә, 20 ноябрь – Бөтендөнья бала көнендә һәм Халыкара педиатр көнендә – «Ак Барс» хоккей командасы, Республика балалар клиник хастаханәсе (ДРКБ) белән берлектә, педиатрлар хөрмәтенә матч үткәрәчәк. Бу хакта ДРКБның социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.

«Нефтехимик» белән матчта «ТатнефтьАрена» фойесында тематик зоналар эшләячәк: яңа туган балаларны биләүгә төрү, ашату буенча мастер-класс, савыктыру физкультурасы дәресе.

Аренада балалар өчен балалар шәһәрчеге зонасы ачык булачак. «Ак Барс» ХК башкарма директоры урынбасары Станислав Прудников «Ак Барс» һәм ДРКБны күпьеллык партнерлык мөнәсәбәтләре бәйләгәнен искәрткән. «Педиатрлар хөрмәтенә матч – табибларга аларның хезмәте өчен рәхмәте җиткерү ысулы», – дигән ул.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов профессиональ спорт һәм медицина учреждениесенең берлеге балаларыбызның яхшы киләчәген кайгыртучы һәркем өчен үрнәк булып торуын билгеләп узган. «Ак Барс» командасы өчен спорт таблодагы нәтиҗәләр һәм медальләр генә түгел, оптимизмга мохтаҗлар өчен энергия өләшү һәм игелекле эшләр кылу мөмкинлеге дә», – дип искәртә баш табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100