news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүдә җиңелде

«Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүдә җиңелде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казан хоккейчылары «Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясенең өченче уенында оттырды. Мәскәүдә узган матчның исәбе – 3:2.

  • Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, ЦСКАда – ике.

Беренче период голларсыз үтте (0:0).

Икенче период. Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыгы вакытында, ЦСКА һөҗүмчесе Михаил Григоренко исәпне ачты (1:0). Берничә секунд үтүгә, Дмитрий Воронков исәпне тигезләштереп куйды (1:1). Унөченче минутта Максим Соркин «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:1).

Унбишенче минутта Казан командасы капкасына өченче алка кергән иде, тик ул хөкемдар сызгыруыннан соң булды, шуңа алка исәпкә алынмады. Хөкемдар сызгыруы «Ак Барс» уенчысы кагыйдә бозганга яңгыраган иде. Уналтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, ЦСКА барыбер өченче голны кертә алды, гол авторы – Антон Слепышев (3:1).

Өченче периодка «Ак Барс» капкачысын алмаштырып чыкты: Тимур Билаловны Әмир Мифтахов алмаштырды. Алтынчы минутта «Ак Барс» капитаны Александр Радулов командасының артта калышуын киметте (3:2).

Әлеге матчта «Ак Барс»ның көндәш команда капкасына ясаган һөҗүмнәре күбрәк булды, тик голлар саны буенча Казан хоккейчылары Мәскәүнекеләрне куып тота алмады.

Командалар составы:

ЦСКА

  • Рейдеборн (Шарыченков);
  • Окулов – Каменев – Плотников, Классон – Нестеров;
  • Полтапов – Соркин – Григоренко, Дыбленко – Диц;
  • Слепышев – Панкратов – Карнаухов, Провольнев – Сергеев;
  • Брюквин – Мингачёв – Абрамов (Гуськов), Макаров.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

Киләсе уен да Мәскәүдә узачак. Матч 23 апрель 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100