news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы дүрт алка керттерде һәм оттырды

«Ак Барс» хоккей командасы дүрт алка керттерде һәм оттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Северсталь» командасына 4:1 исәбенә җиңелде. Матч Череповец шәһәрендә узды.

Беренче периодның беренче минутында ук «Ак Барс» азчылыкта калды, шул вакытта Руслан Абросимов исәпне «Северсталь» командасы файдасына ачты (1:0).

Икенче период. Бишенче минутта Дмитрий Моисеев «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Унберенче минутта «Ак Барс» кабат азчылыкта уйнаганда өченче алка керде, гол авторы – «Северсталь» капитаны Адам Лишка (3:0). Уналтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий Казан командасының артка калышуын киметте (3:1).

Өченче период. Алтынчы минутта «Северсталь» сакчысы Андрей Чуркин гол кертте (4:1).

Октябрьдә «Ак Барс» Череповец командасына нәкъ шундый исәп белән җиңелгән иде.

Командалар составы:

«Северсталь»

  • Шугаев (Шостак);
  • Скоренов – Аймурзин – Пилипенко, Буренов – Ярош;
  • Моисеев – Абросимов – Лишка, Грудинин – Барберио;
  • Коростелёв – Иванцов – Степанов, Давыдов – Чуркин;
  • Рожков – Подшивалов – Муханов (Думбадзе), Тихонов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Барбер – Семёнов– Галимов, Миллер – Лямкин;
  • Галиев – Сафонов – Петров, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Бровкин).

«Ак Барс»ның киләсе уены Ярославльдә узачак. «Локомотив» командасына каршы матч 7 декабрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100