news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы «Адмирал»ны икенче уенда җиңде

«Ак Барс» хоккей командасы «Адмирал»ны икенче уенда җиңде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Адмирал»ны 2:1 исәбенә отты. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» – «Адмирал» уеннар сериясенең беренче матчында Казан командасы шулай ук бер алка аермасы белән җиңгән иде (3:2). Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү.

  • Казанның «Ак Барс» командасы Владивостокның «Адмирал»ы белән плей-оффның икенче этабында дүрт җиңүгә кадәр көрәшә. Моңа хәтле беренче этапта «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчыларын, ә «Адмирал» Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп алга үткән иде.

Беренче период. Унбишенче минутта исәп ачылды, беренче алка «Ак Барс» капкасына керде, гол «Адмирал» хоккейчысы Антон Берлёв исәбенә язылды (0:1).

Икенче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Вадим Шипачёв «Адмирал» капкасына икенче алканы кертте (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Токранов – Лучевников;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

«Адмирал»

  • Серебряков (Хомченко);
  • Фәйзуллин – Грачёв – Шевченко, Шулак – Лисовец;
  • Емец – Криштоф – Червены, Паутов – Хәмидуллин,;
  • Горшков – Берлёв – Чебыкин, Метальников – Орехов;
  • Гутик – Шэн – Елисеев (Корбит).

«Адмирал» составында Казанда туып, Казан хоккей мәктәбен үткән Динар Хәмидуллин һәм Данил Фәйзуллин уйный.

«Ак Барс» – «Адмирал» сериясенең өченче уены Владивостокта үтәчәк. Матч 20 март 12:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100