news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы Ачылыш кубогын отты

«Ак Барс» хоккей командасы Ачылыш кубогын отты
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы уеннары белән яңа сезон ачылды.

Континенталь хоккей лигасының 2023-2024 еллар сезонының беренче уены Мәскәүдә узды. Гадәттәгечә, узган сезонның финалында көрәшкән ике команда яңа сезонның беренче уенында Ачылыш кубогы өчен көрәште. Ачылыш кубогын 5:2 исәбе белән «Ак Барс» отты.

Беренче период. Уенның беренче минутларында ук Дмитрий Юдин белән Ярослав Дыбленко төрткәләшеп алды, икесе дә штрафчылар эскәмиясенә юнәлде. Командалар дүрткә-дүрт форматында уйнаганда голлар булмады. Бераздан «Ак Барс» азчылыкта калды, һәм шул вакытта ЦСКА сакчысы Даррен Диц алканы «Ак Барс» капкасына кертте. Алка исәпкә алынмады, видеокабатлауда Даррен Диц алканы кулы белән керткәне ачыкланды.

Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий исәпне ачты, ул яңа сезонның беренче голын кертте (0:1). Период ахырында «Ак Барс» өч мәйдан уенчысы белән азчылыкта уйнаса да, Кирилл Семёнов капкага таба берүзе һөҗүм ясый алды, тик аны Даррен Диц аягын чалып екты. Кирилл Семёновка капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрү мөмкинлеге бирелде, ләкин гол булмады.

Икенче период. Дүртенче минутта, командалар янәдән дүрткә-дүрт форматында уйнаганда, ЦСКА капитаны Никита Нестеров исәпне тигезләштерде (1:1). Унҗиденче минутта «Ак Барс»ның яңа һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин гол кертте (1:2). 30 секунд үтүгә, Никита Дыняк «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (1:3).

Өченче период. Җиденче минутта Мәскәү командасы сакчысы Ярослав Дыбленко гол кертте (3:2). Унөченче минутта, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, команда капитаны Александр Радулов исәпне 2:4 итте. «Ак Барс» күпчелеге дәвам итте, шул вакытта һөҗүмче Вадим Шипачёв бишенче алканы кертте (2:5).

Командалар составы:

ЦСКА:

  • Федотов (Шарыченков);
  • Окулов – Каменев – Плотников, Классон – Нестеров;
  • Мамин – Соркин – Григоренко, Дыбленко – Диц;
  • Карнаухов – Светлаков – Абрамов, Провольнев – Грудинин;
  • Мингачёв – Панкратов – Полтапов (Янченко), Макаров.

«Ак Барс»:

  • Билалов (Мифтахов);
  • Свечников – Сафонов – Радулов, Войнов – Лучевников;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Юдин – Журавлёв;
  • Галиев – Семёнов – Җәфәров, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Хенкель – Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» - «Трактор» матчы 4 сентябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100