news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей клубының техник директоры Игорь Смирнов вафат

«Ак Барс» хоккей клубының техник директоры Игорь Смирнов вафат
Фото: «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтыннан

«Ак Барс» хоккей клубының техник директоры, Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Игорь Смирнов вафат булган. Клубның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аның бүген йөрәге тибүдән туктаган.

Смирновка 75 яшь иде, шуның 43 елын ул клубта эшләүгә багышлаган. Кайгы уртаклашу сүзендә аның профессионализмы, тырышлыгы һәм үз командасына җаны-тәне белән бирелгәнлеге билгеләп үтелә.

«Ул намуслы хезмәт иткән чорда команда үзенең төп җиңүләренә иреште: биш Россия чемпионы титулын, өч Гагарин Кубогын, Европа чемпионнары Кубогы һәм Континенталь Кубок алтын медальләрен яулады, аларның һәркайсында Игорь Николаевичның да өлеше бар. Ул теләсә кайсы вакытта һәр хоккейчыга, тренерга, хезмәткәргә булышырга әзер торган ярдәмчел кеше иде», - диелә хәбәрдә.

Клуб Смирновның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Мәрхүм белән хушлашу көне һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100